Министрлыкта Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе делегациясе белән очраштылар

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсеннән хәким Гуломжон Ибраһимов җитәкчелендәге делегация белән очрашты. Очрашу Игенчеләр саренда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «РАЦИН» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һ.б.лар катнашты.

Очрашуны министрның беренче урынбасары Николай Титов ачты. «Без сезне Татарстан җирендә күрүебезгә шатбыз», – дип башлады ул чыгышын.

Аннары Николай Титов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы турында сөйләде. «Узган ел без 5,2 миллион тоннадан артык ашлык, 3,1 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыйдык, 1,8 миллион тонна сөт җитештерелде, – диде ул. – Без гел үсештә, шулай да авыл хуҗалыгы җитештерүен камилләштерергә омтылабыз, яңа үсеш юллары эзлибез».

Үз чиратында, Гуломжон Ибраһимов катнашучыларны Ташкент өлкәсенең социаль-икътисадый торышы белән таныштырды. Ул, өлкә халык саны буенча республикада 5 нче урында тора – 2,8 млн. кеше яши, диде. «Бездә сәнәгать шактый алга киткән тармак санала, – дип ассызыклады Гуломжон Ибраһимов. – Без мамык җитештерәбез – аның күләме елга 219 мең тонна чыга».

Аның сүзләренә караганда, өлкәдә мамыкны 87 мең га мәйданда чәчәчләр, бөртеклеләрне – 115 мең га. 200 мең гектардан артык - җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, 160 мең га – борчаклы культуралар.

Аннары яклар тәҗрибә алмаштылар һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International