Казанда «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» конференциясе узды

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 14 февральдә, Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» конференциясе узды. Конференция эшендә 100дән артык кеше катнашты, шул исәптән федераль һәм республика учреждениеләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, авыл хуҗалыгы оешмаларпы һәм фермер хуҗалыклары, Татарстан, Башкортостан, Ульяновск өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Чара барышында «Органик продукция җитештерү турында» закон кабул ителгәннән соң Россиядә һәм Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгын үстерү перспективалары турындагы мәсьәлә, шулай ук “Татарстанның органик продукты” дигән органик продукция җитештерү сертификациясен ирекле рәвештә узучы республика авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярдәм итү зарурлыгы турындагы мәсьәләләр каралды.

Моннан тыш, конференциядә республикада беренче булып органик продукция җитештерү буенча “Татарстанның органик продукты” сертификаты Мамадыш муниципаль районының «Андрюшкино» агросәнәгать холдингы” ҖЧҖенә бирелде. Документны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International