Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында «Татарстан Республикасында органик авыл хуҗалыгы» темасына конференция узачак

2018 елның 3 феврале, шимбә

2018 елның 14 - 16 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак.  Аның кысаларында «Татарстан Республикасында органик  авыл хуҗалыгы» темасына конференция булачак. Чараны “ТИПКА” өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ,  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм табигать байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  каршындагы Органик продукция җитештерү буенча иҗтимагый советы  оештыра.  

Конференциядә органик  авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне үстерүгә  һәм органик продукция базарын булдыруга бәйле мәсьәләләр каралачак. 

Бүгенге көндә әлеге конференциядә чыгыш ясаучылар исемлеге төзелә. Чарада спикер буларак катнашу өчен электрон адреска гариза җибәрергә мөмкин:   eco.oc@yandex.ru яисә  89050248728 телефоны аша хәбәр итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International