Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында пайчылар җыелышы узды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Чистай районының кулланучылар җәмгыятендә район кулланучылар кооперациясе вәкаләтле пайчыларының узган елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары буенча хисап-сайлау җыелышы узды.

Чарада Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге рәисенең беренче урынбасары Рашат Шәймәрданов, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хаматов һәм район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Марат Губеев катнашты.

Чистай районы кулланучылар җәмгыятенең 2017 елгы эшчәнлегенә йомгаклар һәм 2018 елга бурычлар турындагы нотык белән Чистай районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Марат Губеев чыгыш ясады.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов пайчыларга Чистай районы кулланучылар җәмгыятенең җирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән, бигрәк тә крестьян-фермер хуҗалыклары һәм фермерлар белән, тыгыз мөнәсәбәттә эшчәнлек алып баруы турында җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International