Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды. Аны Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов үткәрде. Семинар-киңәшмәдә хуҗалыклар җитәкчеләре, бухгалтерлары, зооветеринария белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә анализ белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, 2017 ел район республика җитәкчелеге тарафыннан куелган барлык бурычларны уңышлы үтәгән.

Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Ирек Нуруллин катнашучыларны республикадан читтә терлекләр сатып алу шартлары һәм шәхси хуҗалыкта сыерлар тотучыларга ветеринария хезмәтләре күрсәтүне субсидияләү кагыйдәләре белән таныштырды.

Семинар азагында Теләче муниципаль районы башлыгы 2018 елга терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм матди-техник базаны ныгыту бурычларын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International