Кукмара муниципаль районның Вахитов ис. АХҖКында республика муниципаль районнары башлыклары катнашында семинар узды

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

11 гыйнварда Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКында республика муниципаль районнары башлыклары өчен уку семинарының практик өлеше узды.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Олег Земсков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, "Татагролизинг" АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Татагрохим» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, муниципаль районнар башлыклары, эре холдинглар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

"Безнең хуҗалыкта күп хуҗалыклар җитәкчеләре булды, әмма мондый зур семинарны беренче мәртәбә үткәрәбез", - диде Вахитов ис. АХҖК җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, очрашуга килүчеләрне котлап. "Безнең 5233 гектар чәчүлек җирләребез бар, 4460 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуннан 1780 баш – савым сыерлары. Бүгенге көндә көнлек уртача савым 57 тонна тәшкил итә», - дип өстәде ул.

Катнашучылар биредә бозаулар үстерү һәм сөт җитештерү технологияләре белән таныштылар. Делегация терлекчеләр йортында, азык әзерләү цехында, яшь терлекләр бинасында, терлек азыгы йортында, печәнсаклагычта булдылар, шулай ук яшь бозаулар тора торган урынны, бозаулату бүлеген карап чыктылар.

Бүген сөтчелек комплексында 4460 баш эре мөгезле терлек бар. 2020 елга терлекләр санын 7000 башка кадәр җиткерү планлаштыра. Вахитов ис. авыл хуҗалыгы кооперативында һәркөнне 250 тонна азык әзерлиләр.

Сөтчелек комплексы буенча экскурсиядән соң делегация ремонтлау остаханәсенә юнәлделәр. Анда авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен бөтен шартлар тудырылган, кирәкле барлык җайланмалар, техника бар. Кооперативта шулай ук күзәтү камералары куелган һәм ГЛОНАСС системасы көйләнгән, аның ярдәмендә авыл хуҗалыгы машиналарының эш вакытын билгеләп була. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин: «Язгы кыр эшләренә барлык техника 100 процент әзер, бүгенге көндә азык җыю комбайннарын эшкә әзерлиләр».

Семинар азагында аңа йомгак ясадылар һәм фикер алыштылар. Вахитов ис. АХҖК семинарда катнашучыларга эре мөгезле терлекләр үрчетүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте, комплекста барлык шартлар 100 процентка үтәлә.

«Без зур һәм тату команда. Безнең эштә кеше факторы аеруча мөһим, һәр эшне өйрәнергә һәм һәр процессны контрольдә тотарга кирәк. Гомумән алганда, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды, һәм алга таба да бу семинарда куелган максатлар югары нәтиҗәләр бирсен иде»,- дигән нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International