Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында өчен урында тора

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2017 ел йомгаклары буенча Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 260 млрд. сум тәшкил итте (үсеш- 5,1%). Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия төбәкләре арасында өчендә урында тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрыАлексей Песошин катнашты.

Министр әйтүенчә, узган елда авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 12%ка арткан һәм ул 21 мең сумга якын булган.

Ул хәбәр иткәнчә, узган ел 5,2 млн. тн ашлык җыелган (уңдырышлылык – 34,2 ц/га),чөгендер игү тарихында беренче мәртәбә 3 млн. тоннадан артык татлы тамыр җыеп алынган (уңдырышлылык – 409 ц/га). Тулаем алганда, үсемлекчелектәге үсеш 11%булган (140,4 млрд. сум).

«Без ел саен авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуның базар бәяләре үзгәрми дип борчыла идек, ә быелгысы бөтенләй гаҗәпләндерде. Бигрәк тә игенчелек продукциясенә булган бәяләр. Ашлыккка, шикәр чөгендеренә, рапска, көнбагышка бәяләр 2016 елга караганда 30 процентка түбәнрәк», - дип ассызыклады министр.

Дуңгыз итенең һәм кош итенең бәясе дә 5%ка төште, ә йомырка бәясе - 14%ка, дип өстәде министр. «Сатып алу бәяләре буенча уртача еллык инфляциядән чыгып, без өстәмә рәвештә 12-15 млрд. сум табыш алган булыр идек», - диде ул.

Шуңа да карамастан, Марат Әхмәтов әйтүенчә, игенчелекне нәтиҗәле үстерү өченреспубликада резерв җитәрлек. Быелгы ел пар җирләрен тоташ сидерацияләүдә алгарыш елы булырга тиеш. 300 мең гетардан артык җирдә сидераль культуралар чәчү планлаштырыла. Без аның нәтиҗәсен быел күрмәбез дә әле, әмма алдагы еллар уңышы өчен бу ныклы нигез салу булачак. Биологик ысулларны киңрәк куллану үсемлекләрне яклауда чыгымнар тотуны шактый киметәчәк», - дип саный Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Республикада быел да маржиналь культураларга: рапс, соя, көнбагышка юнәлеш дәвам итәчәк.

Марат Әхмәтов шулай ук сөт терлекчелеге мәсьәләләренә дә тукталды. Татарстанөчен ул АПКның төп җитештерү юнәлешләреннән санала. 2017 елда 1,8 млн.тоннадан артык сөт җитештерелгән. Әмма сөткә сатып алу бәяләре дә былтыргыга караганда 5 сумга дирлек түбәнрәк.

Марат Әхмәтов киләчәктә сөт заводларын технологик модернизацияләү буенча программаларны гамәлгә ашыруны тәэмин итүнең планлаштырылуы, аларның куәтен арттырып, сөткә бәяләрнең төшүен тоткарлау мөмкинлеге турында сөйләде. Фермерлар һәм кечерәк авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышкы чорда үз сөтләрен торак микрорайоннарына алып чыгып сата алалар.

«Гомумән алганда, республика агросәнәгать комплексының агымдагы бурычы –авыл хуҗалыгында хезмәт хакын кимендә 10-12 процентка арттыруны тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгын техник модернизацияләүгә кертелә торган инвестициянең бүгенге дәрәҗәсен саклап калырлык керемнәр булсын», - дип өстәде Марат Әхмәтов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International