Мамадышта «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак

2018 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак. Әлеге чараны “Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» ТИО, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының башкарма комитеты һәм башкалар оештыра.

Бәйрәм программасында – үзешчән ясалган иң креатив чаналарга, костюмнарга, таудан иң тиз һәм ерак төшүгә конкурслар каралган. Чарада катнашучылар чаналар музеенда, халык кәсепләре күргәзмәсендә була, төрле мастер-классларда катнаша алалар.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала. Алар үзләре ясаган оригиналь чаналар алып килергә, аларның презентациясен үткәрергә һәм таудан шуып күрсәтергә тиеш булалар. Конкурста катнашу өчен https://vk.com/sunny.fest сайтында заявка тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International