Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районыннан шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар савым сыерларының баш санын арттыруны планлаштыралар

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Казанка авылыннан шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Николай Хмелев 2016 елда «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» конкурсында җиңүче булып танылды.

«Бүгенге көндә хуҗалыкта 18 баш эре мөгезле терлек бар, 10 савым сыеры, таналар, үгезләр, дуңгызлар да бар, – ди Николай Хмелев. – Әлегә ике сыерны гына свабыз. Калганнары буаз. Узган ел 200 меңсум күләмендә субсидия алган идек».

Хмелевлар гаиләсендә биш бала үсә. «Алар безнең төп ярдәмчеләребез, – Евгения Хмелева. – Грант акчаларына тагын берничә сыер алырга уйлыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International