Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада “Элита” ГПП” АҖ генераль директоры урынбасары Илсур Закиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында аерым игътибар савым сыерларын һәм эре мөгезле яшь терлекләрне ашату һәм карау мәсьәләләренә бирелде. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев катнашучыларны бу елның 11 аендагы эш йомгаклары белән таныштырды. «Шул чорда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда 8,4 мең тонна сөт һәм 1,7 мең тонна ит җитештерелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре кышка азыкны җитәрлек итеп әзерләделәр, шул исәптән: 14,3 мең тонна – печән, 18,8 мең тонна – сенаж, 16,4 мең тонна – силос, 6,2 мең тонна – салам», – дигән мәгълүмат бирде ул.

Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар Сугышлы авылындагы терлекчелек фермаларын карадылар һәм аларда бозаулар, сөт ташлаган һәм савым сыерларын тоту шартлары белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International